11 ноябрьдә ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов рәислегендә хезмәткәрләргә дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килү-килмәве буенча аттестация уздырылды.
Ведомство боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертүгә) конкурс уздыру, ТР ДТК инспекциясенең дәүләт граждан хезмәткәрләренә аттестация һәм квалификация имтиханы уздыру өчен конкурс комиссиясе төзелде.
Конкурс комиссиясе составында Инспекция җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин, Инспекция җитәкчесе урынбасары Р.Г. Гаянов, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Н.А. Габсәләмова, хокук идарәсе җитәкчесе Ш.Н. Рәимов, бәйсез экспертлар катнаша.
Аттестацияләү кысаларында беренче этапта хезмәткәрләр Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә компьютер аша тест уздылар. Икенче этапта алар ТР ДТК инспекциясенең Большая Красная урамы, 15/9 йорт адресы буенча урнашкан төп офисында һөнәри яраклылык өчен имтихан тапшырды.
Һәр хезмәткәр вазыйфасына туры килү-килмәүгә карата өч елга бер тапкыр аттестация уза. Бу көнне аны 12 кеше үтте. Болар – Инспекция аппараты, Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектлары төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча территориаль орган, Төньяк-Көнчыгыш территориаль орган, автомобиль юллары һәм транспорт корылмалары төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча территориаль орган хезмәткәрләре.
Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге оештырды.