ТР Төзелеш министрлыгында шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм төзелештә бәя кую мәсьәләләре буенча семинар узачак

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында «Шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм төзелештә бәя кую турындагы законнарны үзгәртү. Төзелештә смета бәясенең дөреслеген һәм смета белән нормалаштыруның дөреслеген тикшерү өлешендә проект документларына дәүләт экспертизасы үткәрү үзенчәлекләре» дигән темага семинар узачак.

Семинарны «Татарстан Республикасының Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ оештыра. Ул шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм төзелештә бәя кую өлкәсендә Россия Федерациясе законнарындагы соңгы үзгәрешләрне аңлатуга, проект һәм смета документларына дәүләт экспертизасы үткәрү буенча сорауларга җавап бирүгә багышланачак.

Семинарда Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Россиянең баш дәүләт экспертизасы» ФАУ, Санкт-Петербургның «Дәүләт экспертизасы үзәге» ФАУ, Свердловск өлкәсенең «Дәүләт экспертизасы идарәсе» ДАУ вәкилләре катнашачак.

Семинар Татарстан Республикасында 1996 елдан бирле Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән үткәрелә һәм Татарстан Республикасы, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары һөнәри берләшмәләренең белгечләренә киң ярдәм күрсәтелә. Ел саен чарада Татарстан Республикасының да, регионнарның да төзелеш тармагы белгечләре катнаша. Алар – дәүләт заказчылары, заказ бирүчеләр (инвесторлар), заказ бирүче-төзүчеләр, подрядчы, төзелеш һәм проект оешмалары, югары һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләре.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы

министрлыгының матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International