Россия гражданнары 8 ноябрьдән COVID-19 каршы вакцинацияләү, авыруга каршы медицина күрсәткечләре яки кичерелгән инфекция турында яңа сертификат ала алачак. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының тиешле боерыгы хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
► http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001202110250033
Мондый документ рус һәм инглиз телләрендә дә булачак, дип билгеләнә. Россиялеләр сертификатны кәгазь һәм электрон рәвештә ала алачак. Моның өчен КФҮ барып яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә кирәк, анда документ формалаштырылачак (вакцинация тәмамланганнан соң өч көннән дә соңга калмыйча).
Сертификатта үзенең хуҗасы турында тулы мәгълүмат булачак. Аерым алганда, фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган көне, җенесе, яшәү адресы һәм документны рәсмиләштерү датасы күрсәтеләчәк. Моннан тыш, СНИЛС һәм ММИ полисы, шулай ук вакцинация һәм ревакцинация турында мәгълүматлар да чагылдырылачак.
Шул ук вакытта Дәүләт хезмәтләре порталында вакцинация турында QR-кодның гамәлдә булу вакытын да кыскартканнар. Әйтик, прививка ясатканнан соң алты айдан күбрәк вакыт узып киткән очракта, россиялеләр тиешле документларда «чоры узган» статусы турында белдерәләр.