ТР ДТК Инспекциясе хезмәткәрләрен аттестацияләү уңышлы узды

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

21 октябрьдә Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килү-килмәүгә планлы аттестация узды. Аттестация комиссиясенә Инспекция җитәкчесе В.А. Кудряшов рәислек итте.

Аттестациянең төп максаты – хезмәткәрләрнең көчле һәм көчсез якларын ачыклау. Бу бәяләүне узмаган һәр хезмәткәр эштән азат ителәчәк дигән сүз түгел. Еш кына эш бирүче персоналның эшендәге җитешсезлекләрне бетерү ысулларын сайлый, мәсәлән, укытуга җибәрә, хезмәткәргә тәҗрибәле белгеч-остаз беркетелә.

Бу көнне 12 кеше үзенең эшлекле һәм әхлакый сыйфатларын тикшерде. Алар – Инспекция Аппараты, Көнчыгыш, Кама Аръягы, Көньяк-Көнчыгыш, территориаль органнардан, Автомобиль юллары һәм транспорт корылмалары төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча ТО, Тикшерүләр һәм сынаулар үткәрүне күзәтү буенча ТО дәүләт хезмәткәрләре.

Башта аттестацияләүнең беренче этабы – Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә компьютер тесты уздырылды. Икенче этапта дәүләт хезмәткәрләре ТР ДТК инспекциясенең Большая Красная урамы, 15/9 йорт адресы буенча урнашкан төп офисында һөнәри яраклылык өчен имтихан тапшырды. Һәр хезмәткәр вазыйфасына туры килү-килмәүгә карата өч елга бер тапкыр аттестация уза.

Чараны ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International