«Елмай» балалар бакчасы тикшерү уза

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Бу көннәрдә Казанның Киров районында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең 46 номерлы «Елмай» балалар бакчасында ахыргы тикшерүе бара.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Казан шәһәре, Әлфия Авзалова урамы, 9а йорт адресы буенча «Салават Күпере» торак комплексында урнашкан.

3975,90 кв. метр мәйданлы объект төзелеше 2021 елның гыйнварында башланган иде. Балалар бакчасы ике катлы, 260 урынга исәпләнгән. Якындагы территориядә спорт һәм уен мәйданчыклары урнашкан.

Үсеш алучы микрорайонда яшәүчеләр өчен, алар арасында балалы гаиләләр бик күп, яңа «Елмай» балалар бакчасын ачу – көтелгән вакыйга.

Төзүче һәм техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе.

Генераль проектлаучы – Татарстан Республикасының «Татинвестгражданпроект» баш территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» дәүләт унитар предприятиесе.

Генераль подрядчы – «Казаньсоюзстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Ахыргы тикшерү тәмамланганнан соң, капиталь төзелеш объектына, кисәтүләр булмаган очракта, проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International