ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Мәскәү урамындагы ЦУМ бинасын реконструкцияләүнең 1нче этабы төзүчесенә проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирде.
1 нче этапта гомуми мәйданы 31782,93 кв. м булган өч катлы 1-3 блоклар реконструкцияләнде. Киләчәктә 2 нче этап та булачак, аның барышында гомуми мәйданы 21279,26 кв. м булган биш катлы 4 нче блок төзеләчәк.
ТР ДТК Инспекциясе башлыгы Вәли Нәҗмиев сүзләренә караганда, проект нигезендә объект сәүдә-эшлекле үзәк буларак тәкъдим ителәчәк. 1 нче катта күпфункцияле заллар, остаханәләр, мастер-класслар үткәрү өчен бүлмәләр, тавыш яздыру студиясе, коворкинглы сувенир әйберләренең күргәзмә-ярминкә зонасы, кухняның технологик бүлмәләре, бәдрәфләр, техник бүлмәләр урнашачак.
2 нче һәм 3 нче катларда остаханәләр, инструктаж бүлмәләре, күргәзмә-демонстрация заллары, мастер-класслар зоналары, балалар зонасы, туклану зонасы (милли азык), 480 урынлык күпфункцияле киңлек, киңәшмә, офис бүлмәләре һәм сөйләшүләр, бәдрәфләр, техник бүлмәләр барлыкка киләчәк.
4 нче һәм 5 нче катларда офис бүлмәләре, киңәшмә, хезмәт бүлмәләре, бәдрәфләр урнаштырылачак.
Шулай ук проектта подъездлар һәм керү юллары, хезмәткәрләр һәм килүчеләр өчен автотранспорт кую урыннары каралган. Халыкның аз хәрәкәтчән төркемнәренә (МГН) бинаның үзенә һәм аларга керү өчен кирәкле биналарга керү дә каралган.
Объектның төзүчесе һәм техник заказчысы – “Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе” ДКУ.
Подрядчы – “Евростройхолдинг+” ҖЧҖ.
Проектлаучы – “Татинвестгражданпроект” төп территориаль проект-эзләү фәнни-җитештерү фирмасы” ТР ДУП.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство