Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте» ДАҺБУ реконструкцияләнгән тулай торагын тикшерә.
Объект түбәндәге адрес буенча урнашкан: ТР, Минзәлә муниципаль районы, Минзәлә шәһәре, Чернышевский ур., 18 йорт. Аның бинасы – ике катлы, кирпечтән. Котельныйның гомуми мәйданы – 2433,40 кв. м. Тулай торак тирәсендәге территория төзекләндерелгән.
Объект тулысынча эшләсен өчен җиһазлар, җайланмалар, инвентарь сатып алынган.
Объектны төзүче – «Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте» ДАҺБУ.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.
Генераль подрядчы – «Стройсервис» ҖЧҖ.
Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.
Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте яшьләрне педагогика өлкәсендә сыйфатлы белем белән тәэмин итә торган уку йорты. Көллиятнең үзенчәлеге – аның төбәк традицияләренә һәм мәдәниятенә тирән бәйләнеше, шулай ук мәгариф өлкәсенең заманча таләпләренә игътибары.