Тиздән 340 гаилә өй туе үткәрәчәк

2020 елның 11 декабре, җомга

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе кичә Казанның «Салават күпере» торак комплексында урнашкан 3-5 номерлы 340 фатирлы яңа торак йортка проект документларының туры килүе турында бәяләмә бирде. Йорт социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе объектта комплекслы тикшерү үткәрде. Төзүче оешма кисәтүләрне бетергәннән соң, объектка ярашлылык турында бәяләмә бирелде. Бу аны файдалануга тапшырырга һәм 340 гаиләне көтеп алынган фатирларына күчерергә мөмкинлек бирәчәк. 17 катлы бинаның гомуми мәйданы 21,8 мең кв.метр тәшкил итә. Йорт территориясе төзекләндерелгән: балалар мәйданчыклары, кече архитектура формалары каралган, агачлар һәм куаклар утыртылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International