Казан шәһәренең «Мәхәббәт» торак комплексында 228 фатирлы йорт төзелде

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Бу көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәренең «Салават күпере» торак районында «Мәхәббәт» торак комплексында 1-4-1 номерлы яңа йорт төзелешен тикшерә.

Проект документациясе нигезендә торак йорт – өч секцияле, подваллы, техник чормалы, тышкы инженерлык челтәрләре бар һәм алмаш катлы – 13-17. Бинаның мәйданы 21143,10 кв. метр тәшкил итә.

Беренче катта торак булмаган хезмәт күрсәтү биналары урнашкан. 2 нче каттан 17 нче катка кадәр – торак урыннар. Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 12596,30 кв. метр булган 228 фатир төзелгән. Шуларның 80 е – бер бүлмәле, 88 е – ике бүлмәле, 60 ы – өч бүлмәле.

Объектны төзүче – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль подрядчы – «АК Барс Строй» ҖТК ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «АБ 1 архитектура бюросы» ҖЧҖ.

Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International