«Хезмәт кешесе» илкүләм премиясенең республика этабы йомгаклары турында

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында «Хезмәт кешесе» илкүләм премиясенең республика оештыру комитеты утырышы узды.

Оештыру комитеты утырышында түбәндәге критерийлар буенча 158 гариза каралды: «Технологик лидер», «Иң яхшы остаз», «Яшь белгеч», «Гаилә хезмәт династияләре», «Ветераннар советы», «Хезмәт патриотик тәрбиясе».

Төрле өлкә экспертларыннан торган компетентлы комиссия «Хезмәт кешесе» илкүләм премиясенең республика этабында бүләкләнәчәк һәр номинациядә өчәр җиңүчене билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International