Яр Чаллы шәһәренең «Яшьлек» торак районының 65 нче комплексында төзелгән 65-06 номерлы, 17 катлы торак йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе буенча ярашлылык бәяләмәсе алган. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.
17 катлы яңа торак йорт «Яшьлек» торак районының 65 нче комплексында урнашкан. Ул 83 фатирга исәпләнгән. Бина техник документларның барлык таләпләренә дә туры килә. Файдалануга тапшырылганнан соң фатир хуҗаларына ачкычлар тапшырылачак.
Торак йорт территориясе төзекләндерелгән, тротуарлар, балалар мәйданчыгы бар, яшелләндерү эшләре башкарылган.
Исегезгә төшерәбез, әлеге йорт өлешле төзелештә проблемалы объектлары исемлегенә карый һәм проблемалы йортларның тиешле реестрына кертелгән иде. Билгеләнгән вакытка акча түләгән кешеләр фатир ала алмаган. Йорт төзелеше 2014 елда туктатылган. Йортны бөлгенлеккә төшкән оешма урынына башка төзүче оешма төзеп бетергән.
Өлешчеләр проблемасын хәл итү өчен республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә системалы эш алып барыла.
Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе алдында сыйфатлы материаллар һәм конструкцияләр куллануны тәэмин итү, өлешле төзелешнең проблемалы объектларын төзегәндә һәм тапшырганда законнарны бозмау һәм расланган проект документларыннан тайпылышларга юл куймау бурычы тора.