Россия Федерациясе территориясендә яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралуга бәйле рәвештә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чикләү һәм башка төрле чаралар комплексы гамәлгә ашырылганга күрә, Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 2020 елның 17 апрелендә «2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәрге хисап чоры өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру турында» 272 номерлы указ кабул ителгән. Әлеге указ нигезендә Татарстан Республикасы Президентының «2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәрге хисап чоры өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру турында» 2020 елның 24 апрелендәге ПУ-250 номерлы указы кабул ителде һәм Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан аңлатмалар җиткерелде.
Асылда, 2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәрге хисап чоры өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмәләр (алга таба – керемнәр турында белешмәләр) тапшыру вакыты әлеге белешмәләрне тапшыручы затлар өчен 2020 елның 1 августына кадәр озайтылган (элегрәк 30 апрельгә кадәр билгеләнгән иде).
2019 ел өчен тәгаенләштерелгән белешмәләр керемнәр турында белешмәләрне тапшырырга тиешле затлар тарафыннан норматив хокукый актларда каралган чор тәмамланганнан соң бер ай эчендә, ягъни 2020 елның 1 сентябренә кадәр тапшырылырга мөмкин.
Моннан тыш, 2020 елның 1 июленнән башлап Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе Президентының кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 15 гыйнварындагы 13 номерлы указы гамәлгә керә, аның нигезендә белешмәләрне махсус «Справки БК» программа тәэминаты ярдәменнән файдаланып тапшыру бурычы каралган, шулай ук Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 23 июнендәге 460 номерлы указы белән расланган керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турындагы белешмә формасына аерым үзгәрешләр дә кертелә.
Шуңа бәйле рәвештә, 2020 елның 1 июленнән башлап белешмәләр гамәлгә кергән таләпләргә туры китереп тапшырылырга тиеш.
«Справки БК» программа тәэминаты Россия Федерациясе Президенты сайтында урнаштырылган, аның сылтамасы ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе сайтында «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегенең «Коррупциягә каршы көрәш белән бәйле документларның тутыру өчен формалары» бүлекчәсендә урнаштырылган.