Инспекциядә "Граждан хезмәтенә бәйле коррупциягә каршы юнәлешле тыюлар һәм чикләүләр" темасына семинар узды
Бүген ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең киңәшмәләр залында “Граждан хезмәтенә бәйле коррупциягә каршы юнәлешле тыюлар һәм чикләүләр” темасына видеоконференция режимында семинар узды.
Киңәшмә кысаларында хокук идарәсенең юридик бүлеге башлыгы Лилия Булатова һәм коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы зат, дәүләт хезмәте, кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Игнатьева доклад белән чыгыш ясады.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе үз эшчәнлегендә мәгълүмати ачыклык һәм үтәкүренмәлелек принцибына таянып эш итә. ТР ДТК инспекциясе тарафыннан коррупциягә каршы көрәш буенча күрелә торган чаралар турында мәгълүмат Инспекциянең рәсми сайтында (http://gsn.tatarstan.ru) “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегендә урнаштырылып бара.
ТР ДТКИ матбугат хезмәте, 17.09.2018 ел.