Татарстанда 17 августка 1 млн. 387,7 мең кв. м торак, ягъни планның 57,7 %ы файдалануга тапшырылган

2018 елның 18 августы, шимбә

Татарстанда 2018 ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе хезмәтне саклау өлкәсендә 836 тикшерү уздырган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 10 млн. 135 мең сумлык 269 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.   

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 17 августка республикада 1 млн. 387,7 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу – планның 57,7 %ы.

Социаль ипотека программасы буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды статистика органнарына 159,8 мең кв. метрда 2 мең 945 фатирлык 109 йорт буенча хисап тапшырган, шул исәптән үткән 2 атна эчендә – 5,9 мең кв. м мәйданда 114 фатирлы 5 йорт буенча.

2018 ел инвестицион программасы буенча төзелүче 171 объектның 83се әзер диярлек; 57 объект – уртача әзерлектә, 31 объектта эшләр күп әле.

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 2018 елда аренда торагы программасы кысаларында 28,7 мең кв. м мәйданда 545 фатирлы 182 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Татарстан Республикасының 4 муниципаль районында 62 йорт тапшырылган (Әлки – 10 йорт, Апас – 2 йорт, Саба – 40 йорт, Минзәлә – 10 йорт).

Иннополис шәһәрендәге 5 кварталда өч торак йорт буенча витражларны, электриканы монтажлау, лифт җайланмаларын урнаштыру һәм башка эшләр алып барыла. 

2018 елда ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның торак хокукын гамәлгә ашыру программалары кысаларында 17  августка 71 торак урыны республика милкенә сатып алынган һәм ятим балаларга тапшырылган, 64енә найм шартнамәсе төзелгән.

2018 елга бюджет акчалары кысаларында аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча 165 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган, шул исәптән 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 45 гаиләне торак белән тәэмин итү күздә тотыла; 67 яшь гаиләгә субсидияләр бирү каралган. Шулай ук 13 чернобыльчегә, 27 мәҗбүри күченүчегә һәм 3 Ерак Төньяктан күченүчегә сертификатлар төзелгән. 

2018 елда 120 күп фатирлы инвестицион йотларны гамәлгә кертү планыннан 586,2 мең кв. метрда 76 йорт тапшырылган. Төзелеп килүче 44 объекттан 32 йорт әзер диярлек; 12 йорт уртача әзерлектә.

Аз катлы төзелеш программасы буенча (шул исәптән индивидуаль торак төзелеше) 8 мең 370 йортны файдалануга тапшырырга ниятлиләр, 5 мең 134 йорт тапшырылган инде, бу – планның 61,3%ы.

17 августка авыл клублары төзү программасы буенча 4 объектта эшләр тәмамланган. 24 объектта эшләр дәвам итә.

Бүгенгә 46 ветеринария берләшмәсеннән 45ендә капремонт эшләре тәмамланган, 1 объектта эшләр дәвам итә. 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе ведомствосындагы учреждениеләргә (27 объект) капиталь ремонт тулысынча төгәлләнгән.

Җирлекләр Советлары (башкарма комитетлары) биналарын төзү эшләре дә оештырылган (10 объект).

Татарстанда сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау эшләре дәвам итә.  

17 августка фельдшер-акушерлык пунктлары 41 объектта алып барыла. Аерым алганда, 35 объектта инженер челтәрләре корыла, 10 объектта модуль корыла.  

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, универсаль спорт мәйданнарын һәм блоклы  модуль чаңгы базаларын төзү каралган. 17 августка эшләр 97 объектның 76сында тәмамланган.   

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, республика районнарында өстәмә спорт объектлары төзелә. Бу, аерым алганда, бассейннар – бүгенгә барлык 8 объектта да эшләр тәмамланган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International