2018 елның 7 августында Инспекция башлыгы Василий Кудряшов рәислегендә РФ Шәһәр төзелеше кодексына кертелгән үзгәрешләргә багышланган киңәшмә узды. Чарада Инспекция башлыгының урынбасарлары, Инспекция бүлекләре башлыклары, территориаль органнары җитәкчеләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 3 августында РФ Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга имза куйды.
Тулырак итеп http://kremlin.ru/acts/news/58259 сылтамасы буенча, РФ Президентының рәсми сайтында укыгыз.