8 августта Татарстанда берьюлы сигез ябык йөзү бассейны ачыла

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Татарстанда 8 августта берьюлы сигез ябык йөзү бассейны ачыла. Бассейннар республиканың Апас (“Дельфин”), Әтнә (“Дулкын”), Югары Ослан (“Жемчужина”), Түбән Кама (“Аквамарин”), Питрәч (“Сула”), Мамадыш (“Лагуна”), Тукай (“Акчарлак”) һәм Теләче (“Дулкын”) районнарында ачыла. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мамадыштагы бассейн ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Бассейннар бер үк вакытта берьюлы сигез районда ачыла һәм алар арасында видеокүпер оештырылачак.

Районнардагы йөзү бассейннары олылар өчен зур һәм балалар өчен кечерәк аерым ванналардан тора. Биредә һәркем, шул исәптән балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә, мәктәп укучылары да йөзү белән шөгыльләнә алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International