Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәге төзелеше мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә уздырды.
Киңәшмә комплексның төзелеш мәйданында барды, анда “Казан Экспо” ҖЧҖ генераль директоры Роберт Миңнегалиев, “ПСО “Казан” ҖЧҖ генераль директоры Равил Җиһаншин һәм подрядчы оешма вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында объектта төзелеш-монтаж эшләренең төгәлләнүгә таба баруы турында билгеләнде. Төзүчеләр күргәзмә залларының һәм башка биналарның эчке эшләрен дә башлаган.
Алексей Песошин төзелеш эшләрен тизләтергә һәм уңай һава шартларыннан файдаланып калырга кушты. Шул ук вакытта ул темпны тизләтү эшнең сыйфатына тискәре йогынты ясамаска тиеш, дип өстәде.