Полющенков урамында урнашкан торак йорт Ярашлылык турында бәяләмә алды

2018 елның 3 августы, җомга

Чистай шәһәренең Полющенков урамында урнашкан  торак йорт 2018 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Проект документларына һәм техник нормаларга ярашлылык турында бәяләмә белән расланды. Йортта 5 кат, 155 фатир бар, фатирларның гомуми мәйданы – 5 884 кв.м.

Йортны төзүче-инвестор булып «ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы катнашты. Техник заказчысы булып «ГлавИнвестПроектСтрой» СК» ҖЧҖ тора, подрядчысы – «ДиАл төзелеш-монтаж компаниясе» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International