Казанда 138нче балалар бакчасы көзен ачылырга әзер

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Казанда “Станция Юбилейная” торак комплексында төзелгән 138 нче балалар бакчасы файдалануга тапшырылган һәм беренче балаларны кабул итәргә әзер. Бу хакта “Суварстроит” төзүче компания генераль директоры Руслан Нурмөхәмәтов сөйләде.

Балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән. Ике катлы бинада 11 төркем булачак, һәрберсенә 20 бала йөриячәк. Һәр блокта дәресләр өчен бүлмә, һәр бала өчен аерым караватлар куелган йокы бүлмәсе, бәдрәф һәм буфет бар.

Биредә шулай ук музыка һәм спорт заллары, медпункт бар. Балалар бакчасы территориясендә таганнар, веранда һәм балалар белән шөгыльләнү өчен архитектура формалары куелган.

Проектның бәясе 160 млн сум тәшкил итә. Төзелешкә федераль һәм республика казнасыннан акча бүлеп бирелгән. Объект 2020 елга кадәр исәпләнгән “Торак” федераль максатчан программасы буенча төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International