Иртәгә, 1 августта, 12:00 сәгатьтә Түбән Кама комплекслы музеенда “Синең кешеләрең, Түбән Кама. Шәһәрне төзүчеләр” күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмә Түбән Кама төзелеше, аның тарихы һәм үсешенә зур өлеш керткән легендар шәхесләр – “Татэнергострой” төзелеш идарәсе башлыгы, Социалистик Хезмәт Герое, шәһәрнең мактаулы гражданины Евгений Никифорович Королев һәм “Татэнергострой” ның баш инженеры, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины Владимир Павлович Беляевның тормыш юлы һәм эшчәнлегенә багышланган.
Тематик күргәзмә агымдагы елның август- сентябрь айларында эшли.