Быел Татарстанда 995 күпфатирлы йортка ремонт ясаячаклар. Әлеге максатларга 6,1 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Шуның 1,4 миллиарды – республика, 0,9 миллионга якыны муниципалитет бюджетларына туры килә, 3,8 миллиардтан артыгы — гражданнар күчергән акча. ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Айрат Әбүзәров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
Гомумән алганда, республикада яшәүче 224 меңнән артык кешенең торак шартларын яхшырту күздә тотыла.
Планлаштырылган эшләр йортларның фасадын, түбәсен, канализация, җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен, подъездларны төзекләндерүне үз эченә ала.
Программада Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан тыш, республиканың 43 муниципаль берәмлеге катнаша.