2018 елның беренче 6 аенда өлешле төзелештә теркәлгән катнашу шартнамәләренең саны 10 процентка артты

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

2018 елның гыйнвар-июнь айларында, 2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, өлешле төзелештә теркәлгән катнашу шартнамәләренең саны 30 меңгә арткан. Бу хакта 25 июльдә, өлешле төзелеш турында закон новеллаларына багышланган россиякүләм киңәшмә кысаларында Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушев журналистларның сорауларына җавап биргәндә хәбәр итте. 214 номерлы Федераль закон нормаларын аңлатуда мөмкин булган каршылыкларны бетерү өчен, Россиянең Төзелеш министрлыгы төбәкләрдәге вәкилләр, төзүчеләр һәм банклар белән очрашулар һәм консультацияләр циклын тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International