Төзелеп бетмәгән объектлары булган Россия төбәкләренең саны 68 кадәр кимегән. Төзелеп бетмәгән йортлары булган субъектлар арасыннан Төмән өлкәсе төшеп калган. Бу хакта 25 июльдә «Өлешле төзелеш турында закон новеллалары» россиякүләм киңәшмәсендә Россия Федерациясе төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев хәбәр итте. Шул рәвешле, бүгенге көндә Россия Федерациясенең 17 субъектында төзелеп бетмәгән объектлар юк.