Түбән Каманың 49-нчы микрорайонында урнашкан торак йорт 2018 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Проект документларына һәм техник нормаларга ярашлылык турында бәяләмә белән расланды. Йортта 10 кат, 80 фатир бар, фатирларның гомуми мәйданы – 3 785 кв.м.
Йортны төзүче-инвестор булып «ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы катнашты. Техник заказчысы булып «Жилищная инвестиционная компания - НК» ҖЧҖ тора, подрядчысы – «СТРОЙСТАНДАРТ» ҖЧҖ.