«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль проекты кысаларында Казан агломерациясендә ремонт 68,7% башкарылган

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Казан агломерациясендә «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проектын гамәлгә ашыруның беренчел нәтиҗәләре буенча йомгак ясалды. 23 июль мәгълүматларына караганда, Казанның 19 объектында ремонт тулысынча тәмамланган. Әлеге урамнар футбол буенча дөнья чемпионатының клиент төркемнәре маршрутына барып тоташа, һәм безнең юл оешмалары эшләрне мундиаль башланганчы башкардылар. Әлеге объектлар файдалануга тапшырылды. Аерым алганда, Петербург, Нигъмәтуллин, Сибгат Хәким, Деменьтьев урамнары, Меңьеллык Мәйданы, Ленин дамбасы, Әмәт магистрале тулысынча яңартылды.

Казанда проект буенча ремонт эшләре 68,7% үтәлде.

Хәзерге вакытта 21 объектта, шул исәптән Воровский, Дубравная, Курчатов, Ломжа, Олег Кошевой урамнарында, эш алып барыла.

Казанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты кысаларында Даурия, Искра, Шуртыгин, Академик Глушко, Вяземская, Рылеев, Петр Алексеев һәм башка урамнарда ремонт башкарырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International