Казан шәһәренең Годовиков урамында урнашкан торак йорт 2018 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Проект документларына һәм техник нормаларга ярашлылык турында бәяләмә белән расланды. Йортта 10 кат, 286 фатир бар.
Йортны төзүче-инвестор булып «Иск «Варикус» ҖЧҖ катнашты. Техник заказчысы булып «СтройСервисКомплект» ҖЧҖ тора, подрядчысы – «СМТ-Строй» ҖЧҖ.