Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында торак йортларга, мәгариф һәм социаль өлкә объектларына капремонт мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2018 елның 29 июне, җомга

Татарстан Республикасында 16 муниципаль мәктәптән 12сенә капиталь ремонт ясала, 4 объектта эшләр тәмамланган. Моннан тыш, 12 коррекцион мәктәптә капремонт эшләре бара. Мәктәпкәчә балалар оешмаларының пландагы 94 объектның 89ында эшләр дәвам итә.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.   

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 2018 елда күпфатирлы йортларга капиталь  ремонт программасында 43 муниципаль район катнаша (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре). Барысы 5,3 млн. кв. м. мәйданда 995 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак. 224 меңнән артык гражданның торак шартлары яхшыртылачак.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республикада 2019 елда күпфатирлы йортларга капремонт программасы өчен документация әзерләү башланды.

Республикада 14 балаларны савыктыру лагерында капиталь ремонт төгәлләнде.

Булдырылучы ресурс үзәкләренә (көллиятләргә) капиталь ремонт программасы кысаларында барлык 11 объектта да эшләр бара. Финаслау күләме – 681,38 млн. сум.

28 июньгә мәдәни объектларга капиталь ремонт эшләре 42 объектның 30ында бара. 12 объектта эшләр төгәлләнгән. Финаслау күләме – 342,975 млн. сум.

Республикада яшүсмер клубларына капиталь ремонт дәвам итә, аларның матди базасы ныгытыла. 28 объектның 16сында эшләр бара. 12 объектта эшләр тәмамланган.

28 июньгә Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең 29 объектында капремонт ясала. 5 объектта эшләр тәмамланган. Барлыгы 34 учреждение программага кертелгән.

Республикада 2018 елда Татарстан Республикасында муниципаль архив биналарына капиталь ремонт ясау күздә тотыла. 19 объектның 8ендә эшләр бара. 11 объектта эшләр төгәлләнгән. Финаслау күләме – 50,0 млн. сум.

Быел республикада яңа программа башланды – Татарстан Республикасындагы яшьләр үзәкләре биналарына капиталь ремонт ясала һәм аларның матди базасы ныгытыла. 6 бинага капремонт карала.   

Ирек Фәйзуллин амбулатор-поликлиника учреждениеләренә капремонт эшләре турында җентекләп сөйләде. 2018 елда 114 амбулатор-поликлиника учреждениесенә капремонт каралган, финанслау күләме – 3195,72 млн. сум. 114 объектның 99ында эшләр бара. Бер объектта эшләр төгәлләнгән.

Сыер фермаларына, яшелчә саклагычларга капиталь ремонт ясау, шулай ук силос-сенаж траншеяләре төзү программасы дәвам итә.  

Моннан тыш, 2018 елда 64 машина-трактор паркына, 128 бөртек чистарткыч комплекска, бөртекле ашлык саклагычка һәм ябык амбарга, 232 сыер фермасына, 15 яшелчә саклагычка – капремонт, шулай ук 123 силос-сенаж траншеясе төзү каралган.

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» өстенлекле проекты кысаларында 2018 елда иҗтимагый киңлекләрнең 58 объектын кору каралган. Бу, шул исәптән, муниципаль районнарда 28 парк, 16 яр буе һәм комлык, 6 урам, 3 сквер, 4 бульвар һәм 1 мәйданчык.   

Бу программаны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 млрд. сум, Россия Федерациясе бюджетыннан – 655 млн. 108,9 мең сум бүленгән.

2018 елда «Уңайлы мохит» программасына 25 объект кертелгән, шул исәптән өч спорт объекты, 3 – социаль яклау, 5 – сәламәтлек саклау, 2 – мәдәният, 12 – мәгариф оешмасы (мәктәпләр, балалар өчен мәгариф оешмалары һәм башкалар).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International