2018 елның 27 июнендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең ТР ДТК инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов рәислегендәге утырышында инспекция башлыгы урынбасарлары Рафаил Гаянов, Линар Фатыйхов, Инспекция аппараты бүлекләре башлыклары, территориаль органнар җитәкчеләре, шулай ук ТР ДТК инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары катнашты.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе үз эшчәнлегендә мәгълүмати ачык һәм үтәкүренмәле булу принцибына таяна. Коррупциягә каршы тору буенча ТР ДТК инспекциясе тарафыннан күрелә торган чаралар турында мәгълүмат инспекциянең рәсми сайтындагы (http://gsn.tatarstan.ru) «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендә урнаштырыла.
Утырыш кысасында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Капиталь төзелеш объектларының төзелешенә, үзгәртеп корылышына күзәтчелек итү буенча региональ органда ТР ДТК инспекциясенең коррупциягә каршы көрәш программасын тормышка ашыру турында. (җав. Нигъмәтуллин Эдуард - ТР ДТК инспекциясенең региональ органы җитәкчесе).
2. Коррупция куркынычлары белән бәйле булган вазыйфалар исемлеге нигезендә ТР ДТК инспекциясендәге дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан керемнәре, чыгымнары, милеге һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында тапшырылган белешмәләрнең нәтиҗәләре турында. (җав. Наталья Габсәләмова – дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлеге башлыгы).
3. Гамәлдәге законнар нигезендә Инспекциянең рәсми сайтында үзләренең һәм гаилә әгъзаларының (хатынының (иренең) һәм балигълык яшенә җитмәгән балаларының) керемнәре, чыгымнары, милеге һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләрне бастырып чыгару турында. (җав. Наталья Габсәләмова – дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлеге башлыгы).
4. ТР ДТК инспекциясендәге дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә һәркем файдалана алырлык мәгълүматлар, шулай ук аларны тиңләштерергә мөмкинлек бирә торган мәгълүматлар урнаштырылган сайтларның һәм (яки) сайт битләренең адреслары турында тапшырылган белешмәләрнең нәтиҗәләре турында. (җав. Наталья Габсәләмова – дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлеге башлыгы).
5. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 апрелендәге 225 номерлы карары белән расланган "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча рәсми сайтларның бүлекләрен урнаштыру һәм тутыруга карата бердәм таләпләрнең үтәлүен күзәтү нәтиҗәләре турында. (җав. Алсу Игнатьева – коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы зат).
6. 2017 елда Идел буе федераль округы чикләрендә урнашкан Россия Федерациясе субъектларында коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау эшенең нәтиҗәләре турында. (җав. Алсу Игнатьева – коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы зат).