Коррупциягә каршы “Т” хәрефенә башланган сүзлек

2018 елның 26 июне, сишәмбе

• ХОКУКЫЙ АКТЛАРДА ОЧРЫЙ ТОРГАН  ТИПИК КОРРУПЦИЯЧЕЛ ФАКТОРЛАР (ТИПИЧНЫЕ КОРРУПЦИОННЫЕ ФАКТОРЫ, ВСТРЕЧАЮЩИЕСЯ В ПРАВОВЫХ АКТАХ) – хокукый актларда һәм аларның проектларында коррупциянең булуына һәм таратылуына ярдәм итүче иң еш очрый торган  җитешсезлекләр. Менә аларның кайберләре: сылтама итүче нормаларның булуы, норма чыгаруның киң мөмкинлекләре, коллизион нормаларның булуы, дискрецион вәкаләтләрнең киңлеге, карарны кабул итүнең аңлаешсыз сроклары, карарны кабул итүдә яки аларның тәртибендә каршылыклы шартлар (нигезләр) булуы, параллель вәкаләтләр булуы, затка хокукый нормаларны гамәлгә ашыру өчен кирәкле булган таләпләрне арттыру, конкурс процедураларының булмавы, дәүләт хезмәткәрләре өчен эшчәнлекнең теге яки бу өлкәдә махсуслаштырылган, җентекле тыюлары, чикләүләр һәм хокук бозган өчен җаваплылык булмавы,  органнарга һәм вазыйфаи затларга карата контрольнең, шул исәптән иҗтимагый контрольнең, булмавы, административ хокук бозуларның чиктән тыш дифференциациясе, җинаятьчел хокук бозуларны декриминализацияләү мөмкинлеге, бер үк административ хокук бозуга карата административ җәзаның күплеге яки диапазоны булу.

• КОРРУПЦИЯ КОРБАННАРЫНЫҢ ТИПОЛОГИЯСЕ (ТИПОЛОГИЯ ЖЕРТВ КОРРУПЦИИ) – төрле нигезләр буенча үз-үзен коррупциячел тотучы  корбаннарны криминологик төркемләү (классификацияләү).

• КОРРУПЦИЯЧЕЛ ҖИНАЯТЬЧЕЛӘРНЕҢ ТИПОЛОГИЯСЕ (ТИПОЛОГИЯ КОРРУПЦИОННЫХ ПРЕСТУПНИКОВ) – төрле нигезләр буенча коррупциячел җинаятьләрне кылу буенча затларны криминологик төркемләү (классификацияләү).

• КОРРУПЦИЯЧЕЛ ҖИНАЯТЬЛӘРНЕҢ ТИПЛАРЫ (ТИПЫ КОРРУПЦИОННЫХ ПРЕСТУПЛЕНИЙ) – төрле нигезләр буенча бертөрле төркемнәргә коррупциячел җинаятьләрнең бүленеше (типологизациясе). Коррупциячел җинаятьләрне төркемләү өчен нигезләр бик күп. Ил белгечләре, гадәттә, ачык һәм ачык булмаган коррупциячел җинаятьләрне билгели.

• «ЙОГЫНТЫ БЕЛӘН СӘҮДӘ ИТҮ» («ТОРГОВЛЯ ВЛИЯНИЕМ») – И. А. Дамм фикеренчә, реаль яки күздә тотылган йогынтыга ия булган затның дәүләт хакимияте органнарында һәм/яки җирле үзидарәдә ярдәм күрсәтү буенча мондый тәэсиргә мохтаҗ булган заттан табыш алу өчен юнәлдерелгән эшчәнлеге.

• ТРАНСМИЛЛИ РИШВӘТЧЕЛЕК (ТРАНСНАЦИОНАЛЬНОЕ ВЗЯТОЧНИЧЕСТВО) - Г. К. Мишина фикеренчә, илләрнең һәм халыкара оешмаларның югары вазыйфа биләүче дәүләт әһелләрен һәм дәүләтнеке булмаган  әһелләрен сатып алу (футболда, әйтик – ФАХФ).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International