Татарстан Республикасында 2018 ел башыннан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 654 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 7 млн. 889 мең сумлык 197 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Төзелеш объектларында уздырылган тикшерүләр турында Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, иминлек техникасы кагыйдәләрен, хезмәтне саклау нормларын төзелештә һичшиксез үтәргә кирәк. Хезмәтне саклау өлкәсендәге нормаларны үтәмәү иң беренче чиратта кешеләр гомерендә чагыла, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, кагыйдәләрне бозу буенча ачыкланган барлык фактлар прокуратура органнарына тапшырылырга тиеш.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 22 июньгә 1 млн. 194,6 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган (үткән елның шушы чорына карата 116,1 %).
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы буенча статистика органнарына 2 мең 831 фатирлы 104 йортка хисап керткән. Төзелеп килүче 176 объектның 83се – югары, 32се уртача әзерлектә.
Республикада 2018 елда аренда торагы программасы буенча 28,7 мең кв.м. мәйданда 545 фатирлы 182 торак йорт төзү каралган. 4 районда 62 йорт тапшырылган (Әлки – 10 йорт, Апас – 2, Саба – 40, Минзәлә – 10 йорт). 7 районда 111 объектта эшләр оештырылган (Актаныш, Алексеевск, Югары Ослан, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Чирмешән).
2018 елда ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган 297 баланы һәм алар исәбендәге затларны 355 млн. 286,2 мең сум күләмендә торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Белешмәләр буенча 19 торак урынына карата ДТФ хокукы теркәлгән. 1 торак урынга документлар ДТФның милекчелек хокукын теркәү өчен Росреестрга җибәрелгән.
Моннан тыш, 2018 елда гражданнарның аерым категорияләрендәге 165 гаиләне (күп балалы һәм яшь гаиләләр, чернобыльчеләр, мәҗбүри күченүчеләр һәм башкалар) торак белән тәэмин итү планлаштырыла. 22 июньгә сертификатлар күп балалы 46 гаиләгә рәсмиләштерелгән, 18 сертификат гамәлгә ашырылган.
Субсидияләр бирү исемлеге нигезендә 67 яшь гаиләгә Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы 13 муниципаль берәмлек белән килешү төзегән. 22 июньгә 13 «чернобыльчегә», 27 мәҗбүри күченүчегә, 3 Ерак Төньяктан күченүчегә сертификатлар рәсмиләштерелгән.
Республикада авыл клубларын төзү дәвам итә. 22 июньгә эшләр барлык 28 объектта да оештырылган.
Ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарына капиталь ремонт кысаларында Татарстан районнарында 22 июньгә 46 объектның 33сендә эшләр тәмамланган, 13 объектта эшләр бара әле.
Районнарда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирлекләренең 10 башкарма комитеты (Советы) бинасында төзелеш эшләре оештырылган.
Фельдшер-акушер пунктларын төзү дәвам итә – 11 районда 11 объектта эшләр бара.
Өч районда модульле табиб амбулаторияләре төзелеп килә.
Универсаль спорт мәйданчыклары төзү 30 муниципаль районның 97 объектыннан 82сендә оештырылган.
Республикада тагын өстәмә спорт объектлары төзелә. Барлык 8 йөзү бассейнын төзү эшләре оештырылган. 2 универсаль спорт залын төзү тәмамланган – Чүпрәле һәм Чирмешән районнарында. Алексеевск, Апас һәм Лаеш районнарында 3 объектта эшләр дәвам итә.