Соңгы биш ел эчендә төзелештә бәхетсезлек очракларының гомуми саны 2,5 мәртәбәгә кимесә дә, төзелеш барган урыннарда куркынычсызлык мәсьәләләре барыбер да зур игътибар таләп итә. Бу хакта төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Сәгъдәтуллин ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан уздырылган матбугат туры вакытында сөйләде. ТВ хәбәрчеләре, операторлар һәм басма матбугат журналистлары «Green» торак комплексында урнашкан төзелеш мәйданында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасын оештыру эше белән танышты. «ЮИТ Казан» оешмасының хезмәтне саклау буенча әйдәп баручы инженеры Эльвира Гарифуллина төзелгән объект буенча экскурсия үткәрде.