Өлешле төзелеш турында законга хөкүмәт төзәтмәләре РФ Дәүләт Думасына кертелде

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Өлешле төзелеш турында 214 номерлы федераль законга Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы әзерләгән төзәтмәләр Россия Хөкүмәте тарафыннан Дәүләт Думасына кертелде. Үзгәрешләр төзүченең эшчәнлегенә булган контрольне көчәйтүгә, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгән.

Намуссыз төзүчеләрдән күчемсез милек сатып алып  алдану очракларыннан котылу – хәзерге вакытта төп бурыч. Өлешчеләрнең хокукларын яклауга юнәлтелгән ышанычлы механизм төзелеш базарындагы ихтыяҗны, торакны файдалануга тапшыру күләмен арттырачак һәм 2024 елга план күрсәткече 120 млн. кв. метрга  җитәчәк.

Россия Хөкүмәте тарафыннан кертелгән, Россиянең төзелеш министрлыгы әзерләгән төзәтмәләр арасында, түбәндәгеләрен төп дип атарга була.

 «Бер төзүче-бер проект» принцибы тәгаенләнштерелә. Бер проектны планлаштыру яки территорияләрне комплекслы үзләштерү кысаларында төзелешкә берничә рөхсәт  бирү аша төзүчеләргә гражданнарның акчаларын җәлеп итү мөмкинлеге бирелә.

Төзүчеләргә территорияләрне комплекслы үзләштерү буенча 2018 елның 1 гыйнварына кадәр төзелгән төзелешне 2018 елның 1 июлендәге өлешле төзелеш турында законда билгеләнгән аерым таләпләрне исәпкә алмыйча тәмамлау мөмкинлеге бирелә.

Төзүчеләргә төзелешнең проект бәясенең иң күбе 20% күләмендә төп компаниядән максатчан займнар җәлеп итү хокукы бирелә.

Төзәтмәләрне әзерләгәндә  өлешле төзелештә банклар катнашу механизмнарын гамәлгә ашыруга махсус игътибар бирелә. Россия Банкы белән берлектә Төзелеш министрлыгы тарафыннан банкларга тулысынча катнашу, ә Россия Хөкүмәтенә төзүче счеты буенча операцияләр уздыру өчен кирәкле документлар составын билгеләү нормалары  эшләнгән. Бу төзеп бетерелмәгән йортлар проблемасына беренче нәүбәттә сәбәпче булган төп чыганактан  – «казанга туплау» ысулы белән финанслаудан, ягъни билгеле бер йорт өчен җыелган акчаны девелоперның моннан алдагы проектын тезеп бетерүгә юнәлдерүдән китәргә булышачак. Нәтиҗәсе буларак, тәкъдим ителә торган механизм төзүченең гражданнар акчасын максатсыз куллануыннан коткарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International