Василий Кудряшов «Коррупциясез Татарстан» телетапшыруында катнашты

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

2018 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалының «Коррупциясез Татарстан» телетапшыруында катнашты.

Ток-шоуда шулай ук ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Иван Гущин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, «ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы җитәкчесе урынбасары Җәүдәт Сәлахов, ТРда Кеше хокуклары буенча Вәкил Сәрия Сабурская катнашты.

Телетапшыруда катнашучылар Татарстан Республикасы дәүләт программалары буенча төзелеш барышында килеп туган актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты, гражданнар мөрәҗәгатьләренең төп темаларына, шулай ук коррупцияне профилактикалау буенча күрелгән чараларга анализ ясады.

http://tnv.ru/main/katalog/tok-shou/tatarstan_bez_korrupcii/?idVideo=65909#videoanc

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International