Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә объектларны үзгәртеп кору һәм төзү барышы белән танышты

2018 елның 27 мае, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә объектларны үзгәртеп кору һәм төзү барышы белән танышты.  

Башта Татарстан Республикасы Президенты Кави Нәҗми урамындагы «СОлНЦе» урта белем интернат мәктәбенең 4 нче каттагы янкорма  төзелешен карады.

Эшләр 2018 елның язында башланган. Генераль подрядчысы – «РСС инжиниринг» ҖЧҖ.

Икенче объект «XVIII гасыр дворяннар җыены кунакханәсе бинасы» (Рәхмәтуллин ур., 6/9) федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булды.  

Объектларда авариягә каршы эшләрнең барышы турында «Ак Барс Девелопмент» компаниясе һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды вәкилләре аңлатмалар биреп барды. 

Янәшәдә КФУ каршындагы Лобачевский ис.лицей урнашканга күрә, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм лицей директоры Елена Скобельцина Рөстәм Миңнехановка бинаны киңәйтү фикере турында җиткерде. 

Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән министрлыгына бу тәкъдимне карарга һәм өйрәнергә кушты.  

Аннары Татарстан Республикасы Президенты Кави Нәҗми һәм Бауман урамнары киселешендәге «Грандотель» кунакханәсе» мәдәни мирас объектына юнәлде. «Барс Инвест Груп» компаниясе вәкиле бинаны реконструкцияләү планы турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов проектны хуплады. 

Шуннан соң объектларны карауда катнашучылар Казансу елгасы буендагы Түбән Елга аръягы дамбасына юл алды. Хәзерге вакытта монда җәяүлеләр зонасы һәм шәһәр кешеләре өчен ял итү урыннары төзү проекты карала. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу территорияне үзләштерү һәм үстерү буенча комплекслы план эшләнергә тиеш.

Шунда ук Рөстәм Миңнехановка Бишбалта территориясендә Казан адмиралтействосының 300 еллыгын бәйрәм итү чараларының планын тәкъдир иттеләр. Рөстәм Миңнеханов планнарны хуплады, шулай ук Кече Мәскәү урамындагы янгын каланчасын реконструкцияләү эшен башларга кушты.   

Аннары чарада катнашучылар федераль әһәмияттәге «Һәлак булган һәрбиләр һәйкәле» Спас-Нерукотворный храм-һәйкәле» мәдәни мирас объектын (Киров дамбасы, 2) реконструкцияләүнең барышы белән танышты.  

Реставрация барышы турында фикер алышуда Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан да катнашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International