Татарстанда 2018 елның 25 май көненә 1 млн. 73,8 мең кв. метр сафка кертелде

2018 елның 26 мае, шимбә

Татарстан Республикасында 2018 елның 25 май көненә 1 млн. 73,8 мең кв. метр сафка кертелгән, бу – планның 44,7%ын тәшкил итә, ягъни узган елга караганда – 119%. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте Йортында булып узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Гадәттәгечә киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

ТР төзелеш министры хәбәр иткәнчә, республикада социаль ипотека программасы буенча 142,3 мең кв. метрлы 2 мең 615 фатирлы 81 йорт сафка кертелгән. 

Республикада төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә тикшерүләр дәвам итә. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2018 ел башыннан 526 тикшерү уздырылган. 

Шуннан Ирек Фәйзуллин 2018 елда инвестицион программа объектларын төзү турында хәбәр итте. Төзелүче 199 объектның 102сенең –әзерлеге югары дәрәҗәдә, 65 объект – уртача дәрәҗәдә, 32 объектта төзелеш эшләре әле башланган гына.

Арендалы торак төзү программасы буенча 2018 елда 28,7 мең кв. метрлы 545 фатирлы 182 торак йортны сафка кертү планлаштырыла. Бу, шул исәптән, Иннополистагы 16,9 мең кв. метрлы 365 фатирлы 3 күп фатирлы йорт та. Моннан тыш, Татарстан Республикасының 12 муниципаль районында 179 хосусый йорт төзеләчәк.

Дүрт муниципаль районда 61 йорт инде сафка кертелгән (Әлки, Апас, Саба, Минзәлә районнары).

Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча 2018 елда 297 баланы тораклы итү планлаштырыла. 

Рөстәм Миңнеханов яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә игътибар итте. 

Авыл клубларын төзү эшләре 2018 елның 25 май көненә планлаштырылган 28 объектның 27сендә башланган.

Шулай ук республикада ветеринария берлекләрен һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен капиталь ремонтлау эше дә дәвам итә. Төзелүче фельдшер-акушерлык пунктларының 6 объектныда эшләр алып барыла. 

Медицина ярдәме һәм хастаханәләрне капиталь ремонтлау эше дә планлаштырылган җиде объектта да бара. 

Рөстәм Миңнеханов төзелештә кулланыла торган материаллар һәм эшләр сыйфатына игътибар итәргә өндәде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International