Яшел Үзән шәһәрендә күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлешендә оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

2018 елның  23 маенда Яшел Үзән шәһәрендә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин җитәкчелегендә киңәшмә узды. Утырыш эшендә юридик бүлек башлыгы Лилия Булатова һәм төгәлләнгән төзелеш объектларын кабул итүне күзәтү бүлеге башлыгы Инна Кәримова катнашты. Чара Инспекция хезмәткәрләре өчен күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлешендә оештыру мәсьәләләрен аңлату максатында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International