ТР төзелеш министры объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау өлешендә 23 республика программасын гамәлгә ашыру турында җиткерде

2018 елның 19 мае, шимбә

ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә  ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин бүгнеге көнгә социаль өлкә һәм ТКХ объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 23 республика программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлетмә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Республикада мәгариф объектларын капиталь ремонтлау эше дәвам итә. 17 май көненә планлаштырылган 16 муниципаль мәктәпнең ундүртендә эшләр алып барыла. Бер объектта эшләр тәмамланган. 

85 мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 81ендә капремонт эшләре бара. Берсендә – эшләр тәмам. 

2018 ел планына 28 гомуми белем бирү оешмасы кергән, шуларның 16сы – муниципаль мәктәп, 12 – коррекцион мәктәп, шулай ук планда – 85 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, балаларны савыктыру лагерьларын капиталь ремонтлау программасы буенча  17 май көненә ике объектта эш алып барыла, 12 объектта эшләр тәмамланган. 2018 елда барлыгы 14 балаларны савыктыру лагерен капиталь ремонталу (112 млн. сум), алты лагерь төзү (40,5 млн. сум) һәм берсен төзекләндерү (40 млн. сум) эшләре күздә тотыла. 

Мәдәният объектларын капиталь ремонтлау каралган 42 объектның барысында да алып барыла. 3 объектта эшләр тәмамланган. 

Республикада яшүсмер клубларын капиталь ремонтлау эше алып барыла. 17 майга эшләр 26 объектта бара, икесендә тәмамланган. 

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен капиталь ремонтлау планлаштырылган бөтен 34 объектта да алып барыла. 

Республикада муниципаль архивлар төзекләндерелә. 17 май көненә 19 объектның уникесендә эш бара. 7 объектта – тәмам. 

Яңа республика программасы - яшьләр үзәкләрен капиталь ремонтлау планлаштырылган 6 объектта да бара, финанслау 88,41 млн. сум тәшкил итә. 

Амбулатория-поликлиника учреждениеләрен капиталь ремонтлау 2018 елда 120 объектта планлаштырылган - 3 195,72 млн. сум. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International