2018 елның 15-16 май көннәрендә Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Чистай шәһәләрендә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин җитәкчелегендә киңәшмәләр узачак. Утырыш эшендә хокук идарәсе башлыгы Шамил Раимов һәм төгәлләнгән төзелеш объектларын кабул итүне күзәтү бүлеге башлыгы Инна Кәримова катнашачак. Чара Инспекция хезмәткәрләре өчен күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлешендә оештыру мәсьәләләрен аңлату максатында үткәрелә.