Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "Имәнлек" метро станциясендә төзелеш эшләре барышы белән танышты.
Татарстан Президентын ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов, Казан мэры Илсур Метшин, “Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесе директоры Марат Айзатуллин, "Казметрострой" АҖ генераль директоры Марат Рәхимов һәм башкалар озата йөрде.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, төп төзелеш-монтаж эшләре станциядә тәмамланган. Хәзерге вакытта станциядә системаларны сынау һәм эшне көйләү эшләре бара.
"Станция әзер диярлек: бөтен системалар да эшли, поезд платформада тора, төннәрен составны йөртеп карыйбыз. Өске өлешендә тирә-юньне төзекләндерү эшләре бара. Кызганычка каршы, озакка сузылган яз тоткарлыклар тудырды. Шулай да, Футбол буенча дөнья чемпионатына без эшләрне тәмамларга тырышабыз", - диде "Казметрострой" АҖ генераль директоры Марат Рәхимов.
Рөстәм Миңнеханов станциянең эчке бизәлешен карады, билет өчен мобиль телефон ярдәмендә элемтәсез түләү системасының эшен тикшереп карады. Шуннан Татарстан Президенты "Имәнлек" станциясеннән "Җиңү проспекты" станциясенә кадәр метро поездында барды.
"Бик уңайлы җәмәгать транспорты, бик җайлы. Ничек кенә катлаулы булса да, без алга барабыз. Әлбәттә, һава шартлары аркасында төзекләндерү эшләрен тәмалый алмадык. Әмма линия әзер. Минем фикеремчә, бу - Җиңү көненә бик зур бүләк", - диде Рөстәм Миңнеханов журналистларга.