ТР Төзелеш министрлыгы: Балаларны савыктыру лагерьларына капремонтны 25 майга кадәр төгәлләргә кирәк

2018 елның 5 мае, шимбә

Күпфатирлы йортларга һәм социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыру барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, быел барлыгы 5,3 млн.кв.метр мәйданда 995 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак. Бүгенгә конкурс процедуралары дәвам итә, смета хакының дөреслегенә экспертиза эше төгәлләнеп килә.

Мәгариф объектларын капремонтлау программасына 28 гомуми белем бирү оешмасы кертелгән, шулардан 16сы – муниципаль һәм 12се –коррекцион мәктәп. 3 майга 25 учреждениедә эшләр бара. Бер объектта ремонт тәмамланган. Моннан тыш, 80 балалар бакчасында ремонт эшләре бара. Бер объект шулай ук тапшырылган.

2018 елда 14 балаларны савыктыру лагерена капиталь ремонт ясау, 6 лагерь төзү һәм 1 лагерьга реконструкция ясау планлаштырыла. 3 нче майга барлык капиталь ремонт объектларында да эшләр бара. 2 атна эчендә динамика – 24,8%. 9 объектта эшләр тәмамланган.

Шулай ук бүгенгә 3 мәдәни объектта, 2 яшүсмерләр клубында һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирлекләрендәге 7 башкарма комитет бинасында ремонт тәмамланган.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, амбулатор-поликлиника учреждениеләре  биналарын модернизацияләүнең масштаблы программасы буенча проект-смета документациясе әзерләнә, планлаштыру эшләре килештерелә. 120 объектның 66сында әзерлек эшләре башланган.

Азакта Рөстәм Миңнеханов документацияне үз вакытында әзерләүгә аерым игътибар итәргә өндәде. «Бу эшне тизләтергә кирәк. Барлык программаларыбыз буенча беркадәр документация булырга тиеш. Алайса, гел шушы проблемага абыначакбыз. Әгәр резерв булса, без ел башланганда төзелеш сезонына кадәр үз вакытында барлык конкурс процедураларын уздыра алабыз. Әлеге теманы системалы нигезгә куярга кирәк. Бу юллар тармагына да кагыла», - диде Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International