2018 елның 7 мартындагы федераль закон нигезендә 2018 елның 1 маеннан минималь хезмәт хакының күләме 11 163 сум тәшкил итәчәк. Эш бирүчеләр эш вакытыга бәйле норманы һәм хезмәт нормаларын җиренә җиткереп үтәгән хезмәткәрләргә айлык хезмәт хакын күрсәтелгән минималь хезмәт хакыннан азрак түли алмый.
Минималь хезмәт хакы өлкәсендә хокуклары бозылган хезмәткәрләр Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенә, прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Шулай ук хезмәткәр үз хокукларын суд тәртибендә дә торгыза ала.