Түбән Каманың 49-нчы микрорайонындагы 3/49 номерлы йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Проект документларына һәм техник нормаларга ярашлылык турында бәяләмәсе белән таныкланды. Йортта 10 кат, 160 фатир бар, фатирларның гомуми мәйданы – 9 732,8 кв.м.
Йортны төзүче-инвестор булып «ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы катнашты. Техник заказчысы булып «ТК торак инвестиция компаниясе» ҖЧҖ тора, подрядчысы – «СпецМонтажСтрой» ҖЧҖ.