Капиталь төзелеш объектларының төзелешенә, үзгәртеп корылышына күзәтчелек буенча көньяк-көнчыгыш территориаль орган хезмәткәрләре «Татарстанның чиста урманнары» һәм «Урман утырту көне» табигать саклау акцияләрендә катнашты. Шәһәр урамнарында 10 агач утыртылды.
Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан урманнарда иминлекле санитар-экологик торыш булдыру максатларында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 13.04.2018 ел, №859-р күрсәтмәсе нигезендә 2018 елның 25 апреленнән, гадәткә кергәнчә, республиканың «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясе старт алды. Акция барышында урман кишәрлекләрен тикшерү, чатырларны, аншлагларны һәм мәгълүмат такталарын ремонтлау һәм төзекләндерү планлаштырыла.
Әлеге «Урман утырту көне» табигать саклау акциянең максаты республикадагы урман ресурсларын үрчетүдән генә түгел, ә гражданнарда урманнарга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдән, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау, экологик торышны яхшырту проблемаларына җәлеп итүдән дә гыйбарәт.