Икенчел куллану проектлары реестрына апрель аенда 60 яңа объект кертелде

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Быелның апрелендә Россия Төзелеш министрлыгы каршындагы Норматив-техник совет икътисадый яктан нәтиҗәле булган проект документациясен яңадан куллану реестрына 60 яңа капиталь төзелеш объектын кертүне хуплаган.  Хәзерге вакытта реестрда барлыгы – 249 объект. 

Проектлар икътисадый нәтиҗәлелек критерийларына җавап бирә һәм ил буйлап тиражлау өчен тәкъдим ителгән.

Исегезгә төшерик, бюджет хисабыннан объектларны төзегәндә икенчел кулланылыштагы икътисадый нәтиҗәле проект документациясен куллану законнар белән беркетелгән.

Икенчел кулланылыштагы проект документациясен икътисадый яктан нәтиҗәле дип тану өчен ул Россия Хөкүмәте раслаган критерийларга җавап бирергә тиеш:  капиталь төзелеш объектын төзүнең смета бәясе Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы раслаган төзелешнең эреләндерелгән норматив бәясен (ТНБ) кулланып билгеләнгән, күздә тотылган төзелеш (чик дәрәҗә) бәясен арттырып җибәрергә, ә ТНБ булмаган очракта – билгеләнеше, проект куәте, табигый һәм территориядәге башка шартлары буенча аналогик объектларның смета бәясеннән артып китәргә тиеш түгел. Шулай ук объект “С” классыннан ким булмаган энергетика нәтиҗәлелеге классына карарга тиеш.

Әгәр документация әлеге критерийларга җавап бирә икән, ул вакытта уңай дәүләт экспертизасы бәяләмәсен ала һәм икътисадый яктан нәтиҗәле дип таныла.

Белешмә өчен:

27 апрельгә икенчел кулланылыштагы проект документациясе реестрына  балаларның 42 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 134 гомуми белем бирү учреждениесе, 7 социаль хезмәт күрсәтү объекты, 14 сәламәтлек саклау объекты, 19 спорт объекты, 8 коммуналь хезмәт күрсәтү объекты, 22 торак йорт, 2 административ бина, 1 линияле объект кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International