Республиканың 100 еллыгына иң яхшы 100 тарих

2018 елның 28 апреле, шимбә

Зур тарих төрле-төрле кешеләргә бәйле иң кечкенә тарихлардан җыела. Безнең һәркайсыбыз үзенең тарихи дәверендә ничек яшәгән? Нинди гамәлләр кылган? Гамәлдәге стройны ничек бәяләгән? Балаларын ничек тәрбияләгән? Оныкларына нәрсәне васыять итеп калдырган? Оныкларының балалары аның хакында ничек искә ала?

Республикабыз оешуга шанлы йөз ел тулуу хакында сөйли торган http://100.tatarstan.ru/ сайты барлык татарстанлыларны үз тормышларында булган кызыклы истәлекләр белән уртаклашып, контент тутыруда ярдәм итәргә чакыра. Мөгаен, сезнең гаилә архивында хатирәләр, фотосурәтләр, гаилә легендалары рәвешендә нинди дә булса истәлекләр саклана торгандыр. Без сездән хикәяләр, әти-әниегез, әби-бабаларыгыз сөйләгән истәлекләрне көтеп калабыз.

Безгә гаиләгез тарихларын alsumu@mail.ru электрон адресына, "ТАССРга 100 ел" тамгасы белән юллагыз, һәм без иң яхшы 100 тарихны һичшиксез сайтыбызга урнаштырачакбыз. Сезнең гаилә, республика төзелешендә сезнең гаиләнең керткән өлеше хакында бөтен дөнья белер!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International