ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ СӘЯСӘТ СТРАТЕГИЯСЕН ГАМӘЛГӘ АШЫРУ БУЕНЧА РЕСПУБЛИКА ПРОГРАММАСЫ (РЕСПУБЛИКАНСКАЯ ПРОГРАММА ПО РЕАЛИЗАЦИИ СТРАТЕГИИ АНТИКОРРУПЦИОННОЙ ПОЛИТИКИ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН) – Россия Федерациясенең әлеге субъектында коррупциягә каршы нәтиҗәлелекне үстерү максатында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2006 елның 16 октябрендә кабул ителгән комплекслы хокукый акт.
КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ СӘЯСӘТНЕ ГАМӘЛГӘ АШЫРУ БУЕНЧА РЕСПУБЛИКА СОВЕТЫ (РЕСПУБЛИКАНСКИЙ СОВЕТ ПО РЕАЛИЗАЦИИ АНТИКОРРУПЦИОННОЙ ПОЛИТИКИ) – Татарстан Республикасы Президентының 2006 елның18 августындагы ПУ-315 номерлы указы нигезендә гамәлгә куелган, дәүләт хакимияте органнары белән граждан җәмгыяте институтларының коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру барышында иң әһәмиятле аспектлар буенча үзара ачык фикер алышуы өчен киңәшмә орган. Совет 23 кешедән тора, алар арасында Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең закон чыгару һәм башкарма органнары, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, бизнес, галимнәр, массакүләм мәгълүмат чаралары, коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруда катнашучы иҗтимагый берләшмәләр.