Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча электрон аукцион нәтиҗәләре буенча подряд оешмалары билгеләнгән. Быел барлыгы 995 объектка ремонт ясау планлаштырыла, анда 224 мең граждан яши. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2018 елда республикада 113 мәгариф объекты ремонтланачак. Шулардан – 28 гомуми белем оешмасы һәм 85 балалар бакчасы. 5 апрельгә 13 муниципаль һәм 9 коррекцион мәктәптә, 72 мәктәпкәчә балалар учреждениесендә эшләр алып барыла. Ремонт эшләре бер мәктәптә һәм бер балалар бакчасында тәмамланган.
Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт программасы буенча 14 объектның 12сендә эшләр бара. Бер объект файдалануга тапшырылган. Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, балаларны савыктыру лагерьларына капремонт 15 майга төгәлләнергә тиеш.
Министр билгеләп үткәнчә, яшүсмерләр клубларын ремонтлап бетерү дә шул датага карала. Программага кертелгән 28 объекттан 27сендә эшләр оештырылган. Программа үтәлеше – 35%.
Рөстәм Миңнеханов балалар учреждениеләрендә иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә, аерым алганда, санитар-гигиена чаралары үтәлешенә аерым игътибар бирергә өндәде. «Азык-төлек саклауның, балаларны тукландыруны оештыруның бөтен системасын җентекләп тикшерергә кирәк», - диде ул.
Бүгенгә тагын булдырылучы 9 ресурс үзәгендә (көллияттә), 40 мәдәният объектында (бер объект тапшырылган), 30 муниципаль берәмлек җирлекләре башкарма комитетлары (советлары) бинасында (5 объектта эшләр төгәлләнгән), 15 ТР муниципаль архивында (бер объект тапшырылган) ремонт бара.
Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, республикада амбулатор-поликлиника учреждениеләре биналарына масштаблы капремонт программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Быел 120 бинаны яңарту карала. Шулардан: Казанда 21 объект, Чаллыда – 15, Түбән Камада – 6, Әлмәттә – 4, калган барлык муниципалитетларда – 74. 5 апрельгә 56 объектта әзерлек эшләре башланган.