2018 ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 366 тикшерү уздырылды. Хезмәт сагы кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 3 млн. 886 мең сумлык 118 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2018 елның 13 апреленә Татарстан Республикасында 909,5 мең кв. м торак, ягъни планның 37,8%ы файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата 121,7% тәшкил итә.
Социаль ипотека программасы буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды статистика органнарына гомуми мәйданы 142,3 мең кв. м булган 2 мең 615 фатирлы 81 йорт буенча хисап тапшырган.
2018 елгы инвестицион программаның төзелеп килүче 199 объектыннан 83 объекты әзер диярлек; 82 объект – уртача әзерлектә, 34 объектта эшләр күп әле.
Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 2018 елда аренда торагы программасы кысаларында гомуми мәйданы 28,7 мең кв. м булган 545 фатирлы 182 йортны эксплуатациягә кертү планлаштырыла. Шул исәптән 16,9 мең кв. м мәйданда 365 фатирлы 3 күпфатирлы йорт (Иннополис шәһәрендәге аренда торагының 2 нче чираты), Татарстан Республикасы муниципаль районнарында бер фатирлы 179 хосусый йорт (Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Баулы, Югары Ослан, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Саба, Чирмешән районнары).
Министр хәбәр иткәнчә, 2018 елда ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган 297 баланы һәм гражданнарның аерым категорияләреннән булган 164 гаиләне (күп балалы һәм яшь гаиләләр һәм башкаларны) торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу, шул исәптән, 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 45 гаилә һәм 67 яшь гаилә.
Авыл клублары төзү программасы буенча республикада 46 объектның 4сендә эшләр тәмамланган, 42 объектта эшләр оештырылган.
Җирлек советлары (башкарма комитетлар) биналарын төзүгә килгәндә исә, 2018 елның 13 апреленә 10 объектта эшләр оештырылган. 2 объектта әзерлек эшләре алып барыла.
Беренче медик-санитар ярдәм программасы буенча республика муниципаль районнарында 2018 елда сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау күздә тотыла. Медицина ярдәме станцияләренә һәм сырхауханәләргә барлык 7 объектта да капиталь ремонт алып барыла.
Ирек Фәйзуллин шулай ук республика районнарында бассейннар төзү барышы турында да сөйләде. Апас, Әтнә, Югары Ослан, Мамадыш, Түбән Кама Питрәч, Тукай, Теләче районнарында барлык 8 объектта да эшләр оештырылган.
Моннан тыш, республиканың 5 районында 5 универсаль спорт залы төзелә.
Ирек Фәйзуллин киңәшмә барышында муниципаль районнарны 2018 елда Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы кысаларында объектлар төзү өчен кирәкле җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүне төгәлләргә өндәде.