Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы булып узган республика киңәшмәсендә ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ТР Экология министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, шимбә өмәләре республиканың бөтен муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә уза. Беренче шимбә өмәсе Казанда 2 апрельдә "Имәнлек" урман паркында үткәрелде.
Санитар-экологик икеайлык башыннан бирле республикада барлыгы 470 санкциясез чүплек табылган, шуларның 70%ы юкка чыгарылган. Аларның күпчелеге – 30 кв. метрдан артмаган чүплек урыннары.
Казанда 550 йорт алды территориясе, 130 җәмәгать транспорт ытукталышы җыештырылган, паркларны, скверларны һәм бакчаларны чистарту эше алып барыла. 28 апрель көненә "Парк геройлары" шимбә өмәсен үткәрү көтелә. Әлеге өмәнең үзенчәлеге чүпләрне аралап җыюдан гыйбарәт булачак.
Санитар-экология ике айлыгы кысаларында 1542 табигатьне саклау законнарны бозу теркәлде, 899 беркетмә төзелде, дип хәбәр итте Александр Шабриков.
Республикада шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары белән бергә табигатьне саклау өлкәсендәге чаралар турында халыкка җиткерү эше дә алып барыла. Барлыгы 33 сюжет һәм 295 мәкалә дөнья күргән.
Александр Шадриков сүзләренә караганда, аеруча катлаулы проблема - зиратлардагы санкциясез чүплекләрне ачыклау. Ул билгеләгәнчә, зират территорияләреннән җыелган чүпләр чыгарылмаган.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, шәһәр һәм район территорияләрен чистарту, санкациясез чүплекләрне юк итүгә аеруча игътибар итәргә кирәк. Без җыймасак, кем җыйсын, диде ТР Президенты.