Европаның иммунлаштыру атналыгы (ЕИА - 2018): вакцинация - һәр кешенең хокукы һәм уртак бурыч

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Европаның иммунлаштыру атналыгы (ЕИА - 2018): вакцинация - һәр кешенең хокукы һәм уртак бурыч

2018 елның 23 апреленнән  29 апреленә кадәр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (БССО) Европа төбәге илләре (алга таба - төбәк) Европаның иммунлаштыру атналыгын (ЕИА) – кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге өчен иммунизациянең әһәмиятлелеге турында хәбәрдарлыкны арттыруга юнәлдерелгән, ел саен үткәрелә торган чара үткәрәчәк. 2005 елда гамәлгә куелган ЕИА тиздән масштаблы инициативага әйләнде, иң беренче чиратта, төбәктәге дәүләт-әгъзалар көче белән тормышка ашырыла торган һәм ил офислары, БССО партнерлары, сәламәтлек саклау министрлыклары , пациентларның профессиональ берләшмә һәм оешмалары, җирле дәвалау учреждениләре, сәясәтчеләр һ. б. катнашында үткәрелә. Инициативаның бурычы мәгълүмати-аңлату чаралары һәм адреслы коммуникация һәм мәгърифәтләү ярдәмендә вакцинация өчен иҗтимагый һәм сәяси булышлык күрсәтүгә мәнфәгатьлелекне стимуллаштырудан гыйбарәт.

Европа төбәгендә, тулаем алганда,  балаларны иммунлаштыру югары дәрәҗәдә саклана һәм  вакцинацияләүгә  карата Европаның гамәлләр планын үтәү максатларында, асылда, кызамыкны  һәм кызылчаны элиминацияләү мәсьәләсендә әһәмиятле алга китеш сизелә. Шул ук вакытта вакциналаштырудан алынган  уңай нәтиҗә, кызганычка, төбәктә тигез бүленештә түгел, һәм үзләренә тиешле саклык чараларын күрмәгән балалар саны артык күп. Әйтик, 2016 елда һәр унбишенче бала кызамыкка каршы компонентлы вакцинаның беренче дозасын алмаган, ә һәр 21 баланың 1се дифтериядән, йогышлы тартышу авыруыннан һәм паротиттан киңәш ителгән вакциналарның барысын да алмаган. Төбәкне иммунлаштырудагы мондый проблемалар булдырмый калу мөмкинлеге булган авырулар килеп чыгуга китерә.

 

ЕИА-2018 төп бурычлары:

Иммунлаштырудагы кимчелекләрне бетерүгә бәйле рәвештә, ЕИА-2018 вакциналаштыруга һәр кешенең хокуклы булуына, һәм шуның белән бер үк вакытта, аңа уртак бурыч буларак игътибар ясаячак.

Вакцина хосусый җирлектә куркыныч авырулардан якларга ярдәм итә. Әмма бу алардан алына торган бердәнбер файда түгел. Әгәр дә барлык мохтаҗ булганнарны вакцина белән тәэмин итсәң, ул чакта җәмгыятьтә йогышлы чирләргә  бирешә торган кешеләр дә һәм әлеге авыруларга  таралу җирлеге  дә калмаячак. Шул рәвешле, уртак тырышлык  белән җәмгыять иң нәзберек кешеләрне яклый яла, шул исәптән сабыйларны да. Һәр кешенең дә иммунлаштыруга хокукы бар һәм үзен мөстәкыйль яклый алмаган кешеләр өчен  уртак җаваплылыкка ия.

Соңгы елларда профилактик прививкалар ярдәмендә йогышлы авырулар белән көрәштә глобаль масштабта зур уңышларга ирешелде:

• чәчәк авыруы юкка чыгарылды —  урта гасырларда әлеге йогышлы чирдән шәһәр һәм  тулы бер ил халыклары һәлак булган;

• кызамыктан авыручылар саны берән-сәрән очракка кадәр кимеде, ә кайбер илләрдә – бөтенләй юк;

• дифтерия, йогышлы тартышу авыруы, В гепатиты  һәм дәвалап була торган башка йогышлы чирләргә каршы көрәштә зур уңышларга ирешелде.

Профилактика - иң яхшы саклану чарасы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International